Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 Май , 21:31

Башкортстанда - сөяк эшкәртү заводы

Кытай компаниясе вәкилләре Башкортстан территориясендә эре мөгезле терклекнең мөгезләрен эшкәртүче завод төзергә ниятли.

Башкортстанда  - сөяк эшкәртү заводы
Башкортстанда - сөяк эшкәртү заводы

 

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Кытайдагы эш сәфәре вакытында Таньшан оешмасы вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде. Бу оешма трансчик электрон сәүдәләр белән шөгыльләнә.  Очрашу Ляонин провинциясенең Шэньян шәһәрендә үтте.

Башкортстанның рәсми делегациясен Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров җитәкли. Кыйтайга эш сәфәрен Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча оештырдылар.

Кытай компаниясе вәкилләре Башкортстан территориясендә эре мөгезле терклекнең мөгезләрен эшкәртүче завод төзергә ниятли. Алар сөяк мае җитештерергә планлаштыралар. Андый майны азык-төлек һәм сәнәгатьтә кулланалар.  Шулай ук, завод керамика белән фарфор ясаганда кулланыла торган сөяк күмере җитештерү белән дә шөгыльләнәчәк.

Продукциянең күп өлеше Кытайга озатылачак.

Илшат Фазрахманов Башкортстанның авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләп үтте.

  • Башкортстан – Русиядә сыер ите җитештерүче зур өлкә, - диде ул. – 2023 елда 150 мең тоннадан артык ит җитештерелде. Бүгенге көндә бездә 860 мең эре мөгезле терлек бар.

Логистика ягыннан Башкортстан бик уңайлы урнашкан: бөзнең төбәк Европа белән Азия кисешкән урында тора.  

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: