Яңалыклар
14 Май 2024, 10:55

Гомерне ничек озынайтырга?

Кем серен белә?

https://otv-media.ruhttps://otv-media.ru
https://otv-media.ru

Башкортстан шәһәр-районнарында актив озын гомерлелек үзәкләре эшли башлаячак.

Бүген Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында “Башкортстан озын гомерлелеге” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

– Башкортстанда өлкән яшьтәгеләр саны 900 меңнән артык. 2020 елның октябрендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен махсус рәвештә һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча “Башкортстан озын гомерлелеге” проектын башлап җибәрдек, – диде Андрей Назаров.

Республика районнары һәм шәһәрләрендә әлеге проектны тормышка ашыру турында тулырак Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде.

– Проектның 7 юнәлешеннән иң танылганы – туризм. Узган ел 20 мең кеше республика буенча бер көнлек турларга барды. 2023 елда проектның географиясе киңәйде: Башкортстан-Белоруссия, Башкортстан-Абхазия туристлык маршрутлары барлыкка килде. Ә инде 2024 елдан республика халкы Казахстан республикасына, Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка бара алачак. Проектның үз порталы бар, анда барлык мәгълүмат туплана, шулай ук катнашучыларга онлайн язылырга мөмкинлек бирә, – дип хәбәр итте Ленара Иванова.

Министр фикеренчә, урыннарда актив һәм сәламәт озын гомерлелек үзәкләрен ачу проектка яңа үсеш импульсы бирәчәк.

Йомгаклап, Андрей Назаров Министрлыкка шәһәр һәм районнар хакимиятләре белән берлектә быелның 1 сентябренә кадәр республика муниципалитетларында актив озын гомерлелек үзәкләрен ачу мәсьәләсен эшләргә кушты.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас