Яңалыклар
14 Май 2024, 11:50

Башкортстан Башлыгы сабантуйлар графигын раслады

Язгы кыр эшләре тәмамлануын иң элек Әбҗәлилдә бәйрәм итәчәкләр, ди. 

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстан Башлыгы 2024 елда республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында “Сабантуй” халык бәйрәмен үткәрүнең якынча графигын раслады. Тиешле указ 2024 елның бүгенге көненнән  имзаланган һәм рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыккан. Документ нигезендә, республикада беренче сабантуй Әбҗәлил районында 25 майда узачак, төбәк  территориясендәге барлык башка районнарда һәм шәһәрләрдә сабантуйны июнь аенда уздыру планлаштырыла.

Башкортстан Хөкүмәтенә район һәм шәһәр хакимиятләре белән берлектә халык бәйрәмен оештыруны тәэмин итү, БР Башлыгы хакимиятенә бәйрәм чараларында катнашучы республика дәүләт органнарының  вазифа биләүче затлары исемлеген раслау йөкләнгән. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы бәйрәм уздырыла торган урыннарда медицина персоналының кизү торуын, БР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җәмәгать тәртибен саклауны, юл хәрәкәте иминлеген һәм бәйрәм чараларында янгын хәвефсезлеге чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк.

Районнар исемлеге белән сылтама аша танышырга була. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас