Бүген Салават районының Малаяз авылында полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов бюстына чәчәкләр салынды. Бюст Дуван күп профильле колледжы филиалы каршындагы скверда урнашкан.
БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев тантанада катнашты һәм күренекле шәхес Артур Әхмәтхановның республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләде.
– Артур Фәрвәз улы – чын батырлык үрнәге. Ул – бүген үсеп килүче буында югары хәрби-патриотик сыйфатлар тәрбияләргә кирәк булган батырлык үрнәге. Вакыт үтә, барыбызга да – өлкәннәргә дә, балаларга да – аның турында истәлекне сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Артур Әхмәтханов бөтен гомерен җәмәгать иминлегенә хезмәт итүгә, илебез гражданнарын яклауга багышлады, – диде Урал Таһир улы.
Митинг бер минут тынлык белән тәмамланды.
Артур Фәрвәз улы Әхмәтханов 1962 елда Салават районы Торналы авылында туган. Полициянең оперуполномоченный вазифасыннан Төньяк Осетия республикасының Эчке эшләр министрына һәм Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручыга кадәр юл үтә.