Алдагы көннәрдә республикада салкынча һава торышы өстенлек итәчәк. Башгидрометүзәктә хәбәр итүләренчә, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә -3°, -5° градуска кадәр кырау төшүе ихтимал.
Бүген, 13 май көнне, кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын, аерым районнарда көчәючән. Һава температурасы төнлә +1, +6°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -5° кырау төшәргә мөмкин, көндез +7, +12°.
Иртәгә, 14 май көнне, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә 0, +5°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -3° кырау төшәргә мөмкин, көндез +10, +15°.
15 май көнне дә явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә 0, +5°, аерым районнарда кырау төшүе ихтимал, көндез +10, +15°.
Шулай, дуслар. Ямьле май ае җылы көннәре белән әллә ни сөендерми әле. Нишлисең бит, табигать язганнарны берни эшләтеп булмый.
Чыганак: bashinform.ru