+24 °С
Яңгыр
Белгечләр язуынча, бүген төнлә һәм иртән G5 югары дәрәҗәдәге (бишле шкала буенча) экстремаль көчле магнит давылы күзәтелгән. Бу - соңгы 20 елда иң көчле магнит давылы.
“Котып балкышы” (“полярное сияние”) күренеше 40 градуска кадәр киңлектә күзәтелгән. Башкортстанда да ачык күк йөзендә аны күпләр күреп, фотоларга төшерде, социаль челтәрләргә урнаштырды.
Кояш җиргә һөҗүм итүен дәвам итә. Магнит давылы ял көннәрендә дә дәвам итәргә мөмкин, дип хәбәр итә Уфа планетарие.
Чыганак: bashinform.ru