1 майдан “Агачлар – теге табигать һәйкәлләре” бөтенрусия программасы сайтында илнең төп агачы өчен тавыш бирү башланды. Ул 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Башкортстаннан 234 яшьлек имән “катнаша”. Ул Уфада, Менделеев урамындагы 148/4 йорттан ерак түгел үсә. Агачның яше профессиональ экспертлар тарафыннан билгеләнгән. Биеклеге 23 м, диаметры 1,3 метрдан артык.
Катнашучы агачлар исемлеге Бөтенрусия программасының сертификатлау комиссиясе тарафыннан расланган. Конкурсның 73 номинанты арасында: Бөек Петр имәне һәм Пугачев имәне, Семенов-Тянь-Шанский кедры, Василий Поленов юкәсе, Шишкин нараты, Паллас платаны, Граф Панин чаганы, Себер алмагачы һәм Груша-туйдыручы, Теләкләр каены, Хакасиянең Изге кедры, Лев Толстой каштаны һәм башкалар бар. Алар Русиянең Борынгы агачлар милли реестрына кертелгән һәм хаклы рәвештә «Тере табигать һәйкәле» статусын йөртә.
Барлык табигать сөючеләрне 2024 елгы Русия агачын сайлауда катнашырга чакырабыз.
Ничек тавыш бирергә:
- www.rosdrevo.ru сайтына керегез
- Агачны сайлагыз һәм «тавыш бирергә» төймәсенә басыгыз.
-E-mailыгызны языгыз һәм «код җибәрү»гә басыгыз.
- Тавыш бирү битеннән чыкмыйча, санлы код алу өчен электрон почтага керегез («СПАМ» папкасын тикшерегез – хат анда булырга мөмкин!).
- Алынган кодны кертегез һәм «раслау»га басыгыз.
Барысы да дөрес булса, «тавыш кабул ителде» дигән язу чыгачак.