Яңалыклар
10 Май 2024, 10:38

Көнүзәктә- предприятиеләрнең оборона системасы эшчәнлеге

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Салават шәһәрендә “Газпром нефтехим Салават” мәйданчыгында республика опертив штабының күчмә утырышын уздырды.  

Көнүзәктә- предприятиеләрнең оборона системасы эшчәнлегеКөнүзәктә- предприятиеләрнең оборона системасы эшчәнлеге
Көнүзәктә- предприятиеләрнең оборона системасы эшчәнлеге

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  Салават шәһәрендә “Газпром нефтехим Салават” мәйданчыгында республика опертив штабының күчмә утырышын уздырды.  Исегезгә төшерәбез, кичә 13:00 сәгатьтә пилотсыз очу аппараты Салават сәнәгать зонасына һөҗүм ясады. Нәтиҗәдә, «Газпром нефтехим Салават» предприятиесе объектларының берсендә төтен чыга башлады. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк.
Башкортстан Башлыгы һөҗүм урынын карады, аның нәтиҗәләрен бетерү өчен күпме вакыт кирәк булачагын ачыклады.
Утырышта пилотсыз очу аппаратларын кулланып янауларны нейтральләштерү, республиканың алдынгы сәнәгать предприятиеләренең дронга каршы саклануын көчәйтергә кирәклеге турында фикер алыштылар.
- Кичә ниндидер вакыйга гына түгел, ә чын террор һөҗүме булды. Пилотсыз очкыч ярдәмендә эшләнгән шартлау нәтиҗәләре буенча монда ике-өч көн эчендә ремонт эшләре башкарылачак. Предприятие хезмәткәрләре барысы да оешкан рәвештә эшләде. Һәм бу җитештерү күрсәткечләренә берничек тә тәэсир итмәячәк, – диде оперштаб утырышы нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров. - Бүген без предприятиеләрнең оборона системасы эшчәнлеген карадык, саклану системаларын ныгыту буенча өстәмә чаралар турында сөйләштек. Бу «Газпром нефтехим Салават» компаниясенә генә түгел, ә безнең бөтен зур нефть химиясе һәм нефть эшкәртү комплексына кагыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас