Яңалыклар
10 Май 2024, 08:28

Өченче көн тоташ кар ява...

Мостай Кәримнең шигыре искә төшеп китте әле...

Республикада һава торышы һаман да арктик һава массалары белән билгеләнә. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, салкын чор 17 майга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Май аенда тәүлеклек уртача һава температурасының климатик нормадан 3-5 градуска түбәнрәк булуы көтелә.

Аеруча салкын көн бүген, 10 май көнне булачак, дип көтелә. Көндез  нибары   +4,+9° җылы булмакчы, диләр белгечләр. 11 майда синоптиклар һава температурасы төнлә  0,+5° градус  булыр, ди, урыны белән кырау төшү ихтималы саклана -5°, көндез +8,+13° градуска кадәр җылы. Урыны белән кар катыш яңгыр явачак. Җил көчле булачак. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Кичә Миякә, Белорет, Ишембай районнарында кар яуган... Әле  тышта (Уфа читендә) коточкыч җил котыра,  иртә белән  җилләп кар да явыштырды. Хәер, дөнья күптән яшеллеккә күмелмәгән һәм  агачлар яфрак ярмаган  булса, бу кар сәер дә тоелмас иде. Әмма сәеррәк шул. Майда кар яву була торган хәл иде лә ул, әмма салкыннар ул кадәр озак дәвам итми иде төсле.   

Хәер, кеше табигать һәм аның кануннары алдында көчсез. Булганына шөкер итеп, алдагы җәйләр хәере белән килсен дип теләргә генә кала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас