Яңалыклар
8 Май 2024, 04:36

"Владимир Путин кешеләрнең ышанычын кадерләп саклый"

  РФ Президенты Владимир Путинның инаугурациясендә катнашкан хирург, профессор, медицина фәннәре докторы Вил Тимербулатов үзенең тәэссоратлары белән бүлешкән.

"Владимир Путин кешеләрнең ышанычын кадерләп саклый""Владимир Путин кешеләрнең ышанычын кадерләп саклый"
"Владимир Путин кешеләрнең ышанычын кадерләп саклый"

 

Ул ил башлыгының сүзләренә аерым игътибар итүен әйтә. “Владимир Путин сайлау алды кампаниясендә биргән вәгъдәсен үтәячәген әйтте”, - ди ул. Владимир Владимирович Русиядә һәр кеше лаеклы яшәячәк һәм безнең ил үсешәчәк, диде.

“Русиялеләрнең 87 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирде. Мондый хәлнең булганы юк иде һәм Владимир Путин бу ышанычны бик кадерли. Минем уйлавымча, безнең ил алга китәчәк, авырлыкларга карамый, үзебезнең үзаллылыкны, ирегебезне саклаячакбыз. Владимир Путин Русия үзенең язмышын үзе сайлаячак диде һәм бу бик дөрес сүзләр”, - ди профессор.

Владимир Путинның ышанычлы кешеләре исемлегенә 346 кеше кергән. Башкортстаннан бу югары исемгә хирург, медицина фәннәре докторы Вил Тимербулатов, республика инженер лицей-интернатының химия укытучысы Айнур Гомәров, БР Иҗтимагый палата рәисе, БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов, шулай ук Башкортстан Республикасының халык артисткасы Рушанна Бабич лаек булды.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас