Яңалыклар
7 Май 2024, 04:29

Җиңү көнендә нинди һава торышы булачак?

Бөек бәйрәмгә ике көн калды. 

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, сишәмбе көнне, 7 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин, көндез республиканың көнбатышында көчле яңгырлар яву ихтимал. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы +10,+15°.

Чәршәмбе көнне, 8 майда, урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын. Урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә +5,+10° күрсәтәчәк, төньяк-көнчыгышта 0° кадәр. Көндез +15,+20° җылы булмакчы.

Җиңү көнен бәйрәме алдыннан төнлә урыны белән көчле яңгырлар явачак, көндез дә кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +1,+6°, көндез +6,+11°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас