Яңалыклар
7 Май 2024, 11:57

Безгә булган хөрмәтен кадерләп саклаячакбыз

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров РФ Президенты Владимир Путинның инаугурациясендә катнашты.

Безгә булман хөрмәтен кадерләп саклаячакбызБезгә булман хөрмәтен кадерләп саклаячакбыз
Безгә булман хөрмәтен кадерләп саклаячакбыз

 

 

РФ Конституциясенең 82 маддәсенә ярашлы, Владимир Путин Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Конституция суды судьялары каршында Русия халкына ант кабул итте. РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин Владимир Путинның РФ Президенты вазыйфасына керешүен хәбәр итте.

Радий Хәбиров РФ Президентының Башкортстанга булган  җылы мөнәсәбәтен ассызыклады.

  • Безнең өчен ул бик кыйммәт һәм ул республика халкының намуслы хезмәте белән яулап алынган, - диде. – Бөек Ватан сугышы елларында да, махсус хәрби операция вакытында да безнең республика кешеләре ышанычлы нигезне тәшкил итә. Республиканың икътисады да үсештә. Русия өчен гадәти булмаган вакытта бу бик әһәмиятле мәсьәлә.  Шуңа да без РФ Президентының безгә булган хөрмәте һәм җылы мөнәсәбәте белән горурланабыз, аны кадерләп саклаячакбыз.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас