Башкортстан тирмәләре Русиядә һәм БДБ илләрендә зур популярлык яулый. “Агыйдел” художество җәмгыяте җитәкчесе Гүзәл Кәримова моның сере белән бүлешкән.
Башкортстанда эшләнгән тирмәләрне иң күбе БДБ илләрендә сатып алалар. Моны Гүзәл Кәримова мәдәниятләрнең охшаш булуы белән аңлата. Былтыр алар Казахстан Республикасының Һөнәрчеләр Союзы, “Асыл Дизайн” Мода йорты, Үзбәкстан Республикасының “Хунарманд” ассоциациясе, Беларусь Республикасының “Белхудожпромыслы” оешмасы белән килешү төзегәннәр.
2022 елдан бирле Башкортстан Республикасы Башлыгы карары белән халык һөнәрчеләренә җиһазлар, чимал сатып алу өчен дәүләт субсидияләре бирелә. Шулай ук милли кием тегүчеләргә дә дәүләт ярдәмнәре карала.