Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 6 май көнне, кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, урыны белән көчәючән. Тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Термометр баганалары көндез +6,+11° градус күрсәтәчәк, көньяк-көнчышыта +15° градуска кадәр.
Сишәмбе көнне, 7 майда, урыны белән шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнлә республиканың төньягында кар катыш яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +1, +6°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә кырау төшү ихтималы зур – 0,-2°, көндез –+11,+16°.
Чәршәбе көнне, 8 майда, урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явып узуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +12,+17°, көньякта +22°кадәр.
Чыганак: bashinform.ru