Яңалыклар
4 Май 2024, 16:31

Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан

Аңа 2023 елда "Мәдәният" милли проекты чикләрендә ремонт ясалган.

Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачканУрман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан
Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан

4 майда Ишембай районына сәфәре вакытында республика Башлыгы Радий Хәбиров Урман-Бишкадак авыл мәдәният йортында булды. Аңа 2023 елда "Мәдәният" милли проекты чикләрендә ремонт ясалган.
Авыл мәдәният йорты "Торатау" итәгендә урнашкан. 1982 нче елда төзелгән бинага бер тапкыр да ремонт ясалмаган. 2023 елда мәдәният объектына капиталь ремонт үткәрү өчен 47, 3 млн. сум бүленгән һәм шуның 7,3 миллионы - республика бюджетыннан.
Радий Хәбиров мәдәният йортында тудырылган шартларны бәяләде, 300 урынлык тамашачылар залын һәм иҗат кабинетларын карады.
Ишембай районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Әлфия Тимербулатова 1,9 мең квадрат метр мәйданда 16 клуб эшләвен белдерде
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембайда кала Яшьләр мәдәният сарае эшчәнлеге белән дә танышты. 2021 елда бинага "Реаль эшләр" партия проекты чикләрендә ремонт ясалган һәм моның өчен 2, 5 млн. сум акча юнәлтелгән. Төзүчеләр түбәсен япканнар, баскычларын, фасадын, янгын сигнализациясен тәртипкә китергән. Бүген бина эчендә төрле кызыклы түгәрәкләр гөрләп эшли. Моннан тыш, Яшьләр сараенда "Бердәм Русия"нең Минигали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли. Аның базасында махсус хәрби операция барган зонага озату өчен гуманитар ярдәм җыю, шулай ук хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм күрсәтү оештырылган.
Төбәк җитәкчесе яшьләр коллективларында катнашучылар белән дә аралашты һәм аларга республика бәйгеләрендә һәм фестивальләрендә уңышлар теләде.

БР Башлыгы сайтыннан.

Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан
Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан
Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан
Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан
Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан
Урман-Бишкадак мәдәният йорты яшәреп ишекләрен ачкан
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас