Яңалыклар
4 Май 2024, 15:02

Радий Хәбиров этнокомплекс ачуда катнашты

Этнокомплекс тирәсе төзекләндерелгән: чәчәк атучы куаклар һәм җимеш агачлары утыртылган.

Радий Хәбиров этнокомплекс ачуда катнаштыРадий Хәбиров этнокомплекс ачуда катнашты
Радий Хәбиров этнокомплекс ачуда катнашты

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров "Торатау" геопаркы янындагы визит-үзәккә якын урнашкан этнокомплексны ачуда катнашты. Ул - алты башкорт тирмәләреннән торучы ансамбль. 12 метрлы иң зур тирмә 40 урынга исәпләнгән һәм ул кафе буларак эшлиячәк.
Икенче тирмә - сувенир лавкада - җирле осталар һәм кәсепчеләр ясаган әйберләрне сатып алырга мөмкин. Радий Хәбиров биредә халык декоратив-гамәли иҗаты белән танышты, осталар белән аралашты. "Торатау" геопаркына килүче кунаклар аларның әйберләрен зур теләк белән сатып ала.
Өченче тирмә тарихи-мәдәни үзәк буларак файдаланылачак. Биредә традицион милли ризыклар белән һәм баллап чәй эчәргә мөмкин булачак, шулай ук милли кием элементларын әзерләү буенча остаханәләр оештырылачак.
Башкортстан җитәкчесе, 2024 елның апрелендә осталар һәм кәсепчеләр белән очрашуда, халык сәнгать кәсепләре республика программасын милли кием әзерләү белән шөгыльләнүчеләр өчен дә киңәйтү буенча фәрман бирүен искә алды.
Дүртенче тирмәдә балалар, шулай ук гыйльми җәмәгатьчелек өчен очрашулар, конференцияләр һ.б. гыйльми-популяр чаралар үткәрү күзаллана. Калган ике тирмә кунакларны урнаштыруга тәгаенләнгән. Туристлар өчен анда йокы урыннары, аш-су бүлмәсе һ.б. уңайлыклар каралган.
Этнокомплекс тирәсе төзекләндерелгән: чәчәк атучы куаклар һәм җимеш агачлары утыртылган.
Радий Хәбиров туристик комплексы мәйданнарын, эшкуарлар өчен остаханәләрне карады һәм "Башкортстан озын гомерлелеге" программасы буенча "Торатау" геопаркына Уфадан килгән пенсионерлар белән аралашты.
Радий Хәбиров очрашу вакытанда "Башкортстан озын гомерлелеге" программасына арытаба да финанслау дәвам иттереләчәген белдерде. Бюджет исәбенә елына 50 меңнән артык кешене җәлеп итү күзаллана.

БР Башлыгы сайтыннан.

Радий Хәбиров этнокомплекс ачуда катнашты
Радий Хәбиров этнокомплекс ачуда катнашты
Радий Хәбиров этнокомплекс ачуда катнашты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас