Яңалыклар
4 Май 2024, 10:00

Хәрбиләрне яңадан укытачаклар

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк.

Хәрбиләрне яңадан укытачакларХәрбиләрне яңадан укытачаклар
Хәрбиләрне яңадан укытачаклар

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк.

 

Русиядәге барлык педагогия югары уку йортларында махсус операция хәрбиләрен яңадан укыту үзәкләре ачарга планлаштыралар. Бу хакта «Лента. Ру» сайты яза. Чыганак бу хәбәрне  Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерүен җиткерә.

Аның сүзләренчә, яңа үзәкләр инде булганнары үрнәгендә эшләячәк һәм махсус операциядә катнашучыларны мәктәпләрдә укыту эшчәнлеге алып баруга әзерләячәк.

Кравцов хәрбиләрнең инде хәзердән үк белем бирү оешмаларында махсус операция турында сөйләвенең әһәмиятен дә әйтте.

 

Мәгариф министры әйткәнчә, 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» фәне барлыкка киләчәк. Бу дәрестә башлангыч хәрби әзерлеккә дә вакыт бүленәчәк.

Фото: jur24pro.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас