+11 °С
Болытлы
VII Гражданнар форумында БР Башлыгы каршындагы Совет әгъзасы, журналист Светлана Вәлиева Радий Хәбировтан ни өчен Башкортстан Башлыгы вазифасына сайланырга карар итүе турында сорады.
Радий Хәбиров махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтү һәм аңа ышаныч белдергән командасын һәм батальонны ташламау мөһимлеген билгеләде. Төбәк җитәкчесе моны үзенең әхлакый бурычы итеп саный. Ул шулай ук җәмәгатьчелек һәм кешеләр каршында үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәү өчен якындагы 5 ел эчендә башланган программалар һәм проектларны төгәлләү мөһимлеген белдерде.