Яңалыклар
3 Май 2024, 11:25

Уфага “Виссарион Белинский” килде

Ул Башкортстан башкаласында беренче тапкыр тукталды.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүген Уфага беренче тапкыр дүрт палубалы “Виссарион Белинский” теплоходы килде.

Ул Түбәнге Новгородтан Казан, Самара, Тәтеш, Түбән Кама, Уфа, Алабуга аша рейс башкара. Әлеге круиз белән Башкортстан башкаласына 170 турист килгән. Уфада лайнер кичке 20.00 сәгатькә кадәр булачак. Шуннан соң “Виссарион Белинский” Алабугага китәчәк.

– 2024 ел навигациясендә Башкортстанга 20 судно керүе планлаштырыла. “Виссарион Белинский” теплоходы иң зурысы булып тора. Судноның озынлыгы – 125 метр. Уңайлы дүрт палубалы лайнер заманча навигация корылмалары белән җиһазландырылган, – ди Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов. –Республикада елга туризмын үстерү буенча зур эш алып бара. Атап әйткәндә, Агыйделне тирәнәйтү эшләре алып барыла, причаллар төзү планлаштырыла.

Шулай ук бүген Дуслык Монументына өч палубалы “Н.А.Некрасов” һәм “Александр Бенуа” киләчәк. 5 майда өч палубалы “Михаил Кутузов”, ә 7 майда ике палубалы “Александр Свешников” судноларының килүе көтелә. 8 майда Уфа өч палубалы “Русь Великая” лайнерын каршы алачак.

Исегезгә төшерәбез, былтыр Башкортстан 20 круиз теплоходы кабул итте. Алар арасында заманча круиз лайнеры “Мостай Кәрим” бар иде. Әлеге теплоход белән Уфага Русиянең башка төбәкләреннән 4 меңгә якын турист килде.

Узган ел 387 меңнән артык пассажир елга транспорты хезмәтләре белән файдаланган.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас