Чишмә районы Түбәнге Хәҗәт авылында яшәүчеләрне Русия Оборона министрлыгының “Ярдәм һәм шәфкатьлелек өчен” медальләре белән бүләкләгәннәр. Бу бүләк аларга махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәмнәре өчен тапшырылган.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сүзләренчә, авыл халкы үз якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга – даими ярдәм итеп тора.
“Фатыйма” фольклор төркеме әгъзалары безнең яклаучыларга өй җылысын җиткерү идеясе белән чыга. Аларга авылның башка кешеләре дә кушыла. Һава-космик көчләре офицерлары безнең район халкы белән якыннан танышу өчен Мәскәүдән шәхсән килделәр. Кунаклар Тура-хан мавзолеенда, Хаҗи Хөсәен-бәк исемендәге мәчеттә, гыйбадәтханәдә булдылар, шулай ук махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен маскетчелтәрләр үрүче Ярми авылы осталар белән очраштылар”, – ди Ришат Мансуров үзенең телеграм-каналында.
Һәм, әлбәттә, Мәскәү кунаклары Түбәнге Хәҗәт авылында яшәүчеләрне бүләкләгәннәр.
“Бу бүләк махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга ярдәм итүче кешеләрне дәртләндерер өчен булдырылды. Түбән Хәҗәт халкы хәрбиләргә ярдәм итүне үзенчәлекле оештырулары белән безнең хәрби частьның игътибарын яулады. Авыл халкы, ә биредә барлыгы 92 кеше яши, ярдәм туплап, хәрбиләргә җибәргән. Алар тапшырган хатлар, теләкләр белән бергә безнең хәрбиләргә өй җылысы килеп иреште. Бу безнең сугышчылар өчен бик мөһим”, – дигән Һава-космик көчләренең хәрби-сәяси эш буенча идарәсе үзәге командиры урынбасары Александр Федоров.
Әйтергә кирәк, “Ярдәм һәм шәфкать өчен” медале РФ Оборона министры боерыгы белән 2023 елның 17 декабрендә расланды.
Әйткәндәй, ил Президенты Владимир Путин фикеренчә, волонтерлар бүген зур роль уйный. "Илебез өчен көрәшнең алгы сызыгында булганнарга ярдәм иткәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә", – диде ул "Ел волонтеры-2023" премиясен тапшыру тантанасында.