Салават Юлаев исемендәге ирекле батальон хәрбиләре Донецк Халык Республикасында мәчет төзи.
Командирның сәяси өлкә буенча урынбасары сүзләренчә (“Әмин” позывнойлы бу хәрби батальонның имамы да булып тора), сугышчылар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүләре аркасында җирле мәчетләргә ирекле рәвештә йөри алмыйлар. Шуңа күрә үзләренең иман йортын төзергә хәл иткәннәр.
“Без – мөселман республикасы хәрбиләре. Ләкин безнең Донбасс мәчетләренә керү мөмкинлегебез юк. Шуңа без үзебезнекен төзергә булдык. Сугышчылар вакытлары булганда төзелештә актив катнашалар”, – ди “Әмин”.
Башкортстан Башлыгының киңәшчесе Артур Юмагуҗин әйтүенчә, безнең сугышчыларның башлангычын урындагы халык хуплаган. Аларның күбесе төзелешкә кушылган. Мәчетне 16 июньдә – изге Корбан бәйрәмендә ачарга ниятлиләр.
Нарат бүрәнәләр, такта һәм бруслар республикадан китерелгән. Бу мәсьәлә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белән килешенгән.
Әйткәндәй, республикадан китерелгән төзелеш материалларын Донецкта Табыну тәресен төзегәндә дә кулланганнар. Аны “юлаевчылар” мәчет төзелгән урыннан 300 метр ераклыкта урнаштырганнар.
“Шулай итеп, без мөселманнарның һәм христианнарның Башкортстанда гына түгел, ә сугышчыларыбыз хезмәт иткән СВО зонасында да тату яшәвенә тагын бер кат инанабыз”, – ди Артур Юмагуҗин.