Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары шул хакта сөйли.Республика хөкүмәтеннән белдерүләренчә, ел башыннан мәшгульлек үзәкләренә 37 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 4 меңнән артыгы өлкән яшьтәгеләр һәм алар арасыннан 1,4 мең кеше эш тапкан.
2023 елда эшкә урнашу мәсьәләсе буенча 50 яшьтән өлкәнрәк 15,5 мең эш эзләүче мөрәҗәгать иткән. 8,6 меңе үзләре өчен файдалы тәкъдим тапкан.
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, ай саен үткәрелүче «Өлкән яшьтәге гражданнарга бердәм ярдәм күрсәтү көннәре» пенсиягә кадәр һәм пенсия яшендәгеләр өчен уңышлы мәйданга әверелгән. Ел башыннан аларда 900дән артык кеше булган. Эш тәкъдим итүчеләр тәҗрибәгә ия булучылар белән бик теләп хезмәт килешүләре төзи.
Фото: news.myseldon.com