Һәр ай кебек, май да үз яңалыклары белән килде: шактый гына законнар, үзгәрешләр үз көченә керде. Шулар арасыннан күпләрнең тормышына кагылышлы берничәсен генә булса да телгә алмый калырга ярамас.
Акчаң гына булсын
Күпләрнең төрле банкларда исәпләре бар. Акчаны үзеңнең бер картаңнан икенчесенә күчерергә туры килгән чаклар була. Һәм кайсыбер банклар моның өчен комиссия ала иде.
1 майдан “Банклар һәм банк эшчәнлеге турындагы” законга төзәтмәләр кертелде. Хәзер банклар төрле кредит оешмаларындагы исәпләре яки вкладлары арасында акчаларны онлайн күчергән өчен физик затлардан комиссия алмый. Айга күп дигәндә 30 миллион сумны бушлай күчереп була.
Әлеге үзгәреш кешеләргә акчаларын җайлырак куллану мөмкинлеге бирәчәк, ул бигрәк тә финансларны отышлы саклау тәкъдимнәрен эзләгән клиентлар өчен мөһим, диләр Үзәк банктан.
Искәрмә: бу яңалык кеше, банкка килеп, акчаны үзе күчергән очракларга кагылмый.
Шул ук вакытта икенче кешегә комиссиясез акча күчерү күләме үзгәрешсез кала – аена 100 мең сум. Бу суммадан күбрәк акча күчергәндә комиссия күләме элеккечә саклана: күчерү суммасының 0,5 проценты, әмма ул 1,5 мең сумнан артмый.
Очучыларныкы арта
Очучылар һәм шахтерларның пенсиясенә айлык өстәмә түләүләрне яңадан саныйлар.
Бу түләүләр аларга зарарлы, хәвефле, киеренке һәм авыр хезмәт шартларында эшләгән өчен билгеләнә. Өстәмә түләүләр бу хезмәткәрләр өчен эш бирүчеләр күчергән акчалардан туплана.
Закон буенча түләүләр күләме елына дүрт тапкыр – 1 февральдә, 1 майда, 1 августта һәм 1 ноябрьдә яңадан карала. Пенсиягә өстәмә түләүнең күләме һәркемнең үзенчә. Ул уртача айлык хезмәт хакына һәм өстәмә түләүгә хокук бирүче эш стажына бәйле.
Укырга керүчеләр колагына
1 майдан “Мәгариф турындагы” законга төзәтмәләр үз көченә керде. Үзгәрешләр университетларга һәм колледжларда максатчан уку өчен килешүләр төзү кагыйдәләренә кагыла.
Максатлы уку – ул абитуриентның югары яки урта һөнәри уку йортына кергәнче үк эш бирүче белән, киләчәктә шушы оешмада эшләячәк дип, килешү төзеп куюы. Бу булачак студентка эш бирүче исәбенә белем алу мөмкинлеге бирә.
Белем алганнан соң “отработка”ның максималь эш вакыты биш елдан артмаска тиеш. Ә минималь вакыты – элекке кебек өч ел.
Һәм иң мөһим яңалык – һәр абитуриент бер генә килешү төзи ала. Ул бер генә югары уку йортының бер генә белгечлегенә булырга тиеш.
Яңа үзгәрешләр заказчыларга да кагыла. Хәзер алар үз тәкъдимнәрен Хезмәт министрлыгының “Русиядә эш” сервисында урнаштырырга тиеш. Шул ук вакытта яшәү урынына бәйлелек юк: абитуриент теләсә кайсы төбәктәге тәкъдимне сайлый ала.
Максатлы укытуга заказны федераль дәүләт органнары, төбәкләрдәге дәүләт хакимияте органнары, шулай ук юридик затлар яки шәхси эшкуарлар бирә ала.
Дарулар тизрәк килә
Министрлар кабинеты орфан (сирәк очрый торган ) авырулары булган балалар өчен дарулар һәм медицина эшләнмәләре сатып алу кагыйдәләрен яңадан карады.
Атап әйткәндә, балалар “Круг добра” фонды резервыннан даруларны тизрәк ала ала. Фондка гариза биргәннән алып препарат алганчыга кадәр вакыт 24 көннән 6 эш көненә кадәр кыскартыла. Хөкүмәтнең шул хактагы карары 1 майда үз көченә керде.
Сөт касса "эләктерә"
Хәзер зур сәүдә челтәрләрендә яраклылык срогы чккан сөт продукциясен ялгыш кына да сатып алып булмаячак дип ышандыралар. Чөнки “Честный знак” маркировкалау системасында теркәлгән товарларның яраклылык вакыты чыккан булса, аларны касса аша үткәреп булмый.
“Честный знак” мәҗбүри маркировкалау системасы ялган товарлар белән көрәшү өчен эшләнгән. Төргәккә махсус код сугыла һәм товар мәгълүмат базасына кертелә.