Яңалыклар
2 Май 2024, 04:59

Кар катыш яңгыр явачак

Җылы киемнәрегезне алып куярга ашыкмагыз. 

Лилия Барлыбаева.Лилия Барлыбаева.
Фото:Лилия Барлыбаева.

Майның тәүге көннәре республика халкын җылы белән әллә ни сөендермәячәк. Синоптиклар фаразлары буенча,  бу көннәрдә төбәктә  салкынча һава торышы көтелә.

Бүген, 2 май көнне,  кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, иртәнге якта көнчыгыш һәм төньяк районнарда кар катыш яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы +7,+12° тәшкил итәчәк.

Иртәгә, җомга көнне, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин, республиканың төньягында кар катыш яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә 0,+5°  булачак, һавада һәм туфрак өстендә кырау төшү  (0,-5°) ихтималы бар, көндез +6,+11° җылы булмакчы.

Шимбә көнне, 4 майда, кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин, төнлә кар катыш яңгыр. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 0,+5°,  урыны белән һавада һәм туфрак өстендә кырау төшү (0,-5°) ихтималы зур, көндез +4,+9°. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас