Яңалыклар
1 Май 2024, 05:42

Һава торышы безне сөендерерме?

Синоптиклар бу сорауга җавап биргән. 

Май башында җылы һава торышы көтелә, әмма кыска вакытлы яңгырлар явачак, дип белдерә Башгидрометүзәк белгечләре.

Бүген, 1 май көнне, республикада көндез +11,+16° градус җылы булмакчы. Башкортстанның көньяк-көнчыгыш районнарында  җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк, диләр синоптиклар.

Иртәгә, 2 майда, һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Һава температурасы төнлә +1,+6°, көндез +10,+15°. Төнлә кырау төшәргә мөмкин.

Уфа читендә төн җылы булды, безнең термометр +7° градус күрсәтте. Кырау төшмәгән. Әле тышта  +12° градус.  Бик яман көчле җил котыра, кыска вакытлы койма яңгыр явып узды.

Күпләр җылы көннәрдән соң кинәт салкынайтуга зарлана. Тик борынгыдан  килгән “шомырт чәчкә атканда көннәр суыта” дигән сынамышны онытмыйк, дуслар! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас