4 майда “Торатау” янында этнокомплексны ачу тантанасы үтәчәк. Уд алты башкорт тирмәсеннән тора. Аларның һәркайсы махсус тимер подмостта урнаштырылган.
-“Торатау” визит-үзәгенә килүче һәм шиханга менәргә, аның янында ял итәргә теләге булган кунаклар өчен уңайлы тирмәләр төзедек. Алар үзара бердәм комплекска берләштерелгән һәм ел әйләнәсенә эшләячәкләр, - дип аңлатты “Торатау” геопаркы генераль директоры Артур Иделбаев.
Иң зур һәм матуры – 12 метрлы тирмә – кунаклар өчен кафе. Тагын бер тирмәне сувенир лавкасы буларак ачканнар. Тагын берсе мәгариф, фәнни-популяр чаралар үткәрү өчен тарихи-мәдәни үзәк булып тора. Ә берсе конференцияләр, киңәшмәләр һәм конкурслар үткәрү өчен куела.
Ике тирмә кунаклар өчен. Анда туристларның уңайлыгы өчен йокы урыннары, кухня һәм санузел бар. Барлык тирмәләр агач сукмак, баскычлар белән тоташтырылган.
Чара сәгать 12дә башлана.