Яңалыклар
29 апрель 2024, 08:27

Күчмә цивилизацияләр музее булачак

Аны булдыру планнары турында республика Башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр 2022 елның 9 июлендә “Шүлгән-таш” музей-заповеднигын ачу тантанасында әйткән иде.

Күчмә цивилизацияләр музее булачакКүчмә цивилизацияләр музее булачак
Күчмә цивилизацияләр музее булачак

Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее –Башкортстан республикасының төп тарихи-мәдәни проектларының берсе. Аны булдыру планнары турында республика Башлыгы Радий Хәбиров беренче тапкыр 2022 елның 9 июлендә “Шүлгән-таш” музей-заповеднигын ачу тантанасында әйткән иде.
Нәкъ бер елдан соң, 2024 елның июнендә, күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее визит-үзәген ачу планлаштыра. Аның мәйданы 600 квадрат метрдан зуррак булмакчы. Визит-үзәкнең комплексына лекцияләр һәм видеолар карау мөмкинлеге булган экспозиция залы, шулай ук кафе керәчәк.

- Күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее безнең республика гына түгел, күрше төбәкләр, бөтен ил, хәтта дөнья туристларын җәлеп итәчәк, - ди мәдәни-мирас объектларын саклау буенча дәүләт идарәлеге начальнигы  Салават Кулбахтин.

Османның Изге Коръән китабының бердәнбер алтын кулъязма күчермәсе музейның иң әһәмиятле экспонатларының берсе булачак. Аның оригиналы Ташкентта Коръән музеенда саклана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас