Синоптиклар иртәгә башланасы озайлы ял көннәренә һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматлары буенча иртәгә, 28 апрельдә, республика буйлап урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +12,+17° градус булса, көньяк-көнчыгышта +7° градуска кадәр, көндез +20,+25°.
Дүшәмбе көнне, 29 апрельдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +13,+18°.
30 апрель көнне һава температурасы нибары +13° кадәр генә җылыначак. Явым-төшем көтелми.
Майның тәүге көнендә кояшсыз көн фаразлана. Һава температурасы +10,+13° чамасы булыр, дип көтелә.
Чыганак: bashinform.ru