Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 апрель , 11:26

Солдатларга чираттагы ярдәм

Махсус хәрби операция барган территориягә Уфадан 123 нче гуманитар конвой китте.

news.myseldon.com Украинага мобиль мунча китте
Украинага мобиль мунча киттеФото:news.myseldon.com

Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы - 123 нче гуманитар конвой китте. Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс холлы янында аны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев һм ВДТРК генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов озаттылар. Гуманитар йөк  “Башкортстан” мотоукчылар полкы яугирләре өчен тәгаенләнгән. Полк вәкиленә күчмә мобиль мунча ачкычлары тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: