Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель , 21:29

Җәйге лагерьларда кемнәр ял итәчәк?

2024 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Башкортстан лагерьлары Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 1200 баланы кабул итәргә әзер.

Җәйге лагерьларда кемнәр ял итәчәк?
Җәйге лагерьларда кемнәр ял итәчәк?

 

2024 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Башкортстан лагерьлары Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан 1200 баланы кабул итәргә әзер. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә БР Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин шулай дип хәбәр итте.

1 июньдә балалар ялы буенча 1770 оешма эшкә керешәчәк. Анда җәй буена 500 меңләп бала ял итә алачак. Алар исәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары да бар. Балалар өчен тематик сменалар оештыралачак, әйтик “Яшь спецназ”, “Яшь эшкуар”, “Геройлар илендә”, “Этнонити”, “Техностарт” һәм башкалар. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен дә сменалар булачак.

Чыганак: glavarb.ru

Фото: drestime.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: