Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель , 16:16

Ятимнәр тораклы булачак

2024 елда Башкортстанда 750 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Ятимнәр тораклы булачак
Ятимнәр тораклы булачак

2024 елда Башкортстанда 750 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу максатларга федераль һәм төбәк казнасыннан 2,6 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу турыда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артем Ковшов хәбәр итте.

2023 елдан алып Башкортстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча җыелган бурычларны бетерү бурычы куелды. 2030 елга кадәр 5 меңләп баланы торак белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Аларга торак йортлар найм килешүе буенча бирелә. 2024 елның башыннан муниципалитетлар 560 миллион сумга 225 фатир сатып алган.Моңардан тыш, 2023 елдан алып республика казнасыннан ятим балаларга үзләре яшәгән территориядән фатир сатып алырга торак сертификатлары бирелә. Былтыр 3,2 миллион сумга сертификат бирелгән, 80 ятим бала алар белән файдаланган. 2024 елда 31 ятим торак сатып алган. Быелгы елдан алып бу акчага торакны Русиянең башка төбәгеннән дә сатып алып була.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: