«Җәмәгатьчелек фикере» фонды сораштыруында катнашучыларның 79 проценты Русия Президенты Владимир Путинга ышануы турында әйткән. Шулай ук халыкның күпчелеге аның дәүләт башлыгы вазифасында үз эшен яхшы башкаруына ышана.
Сораштыруда катнашучыларның 55 проценты Хөкүмәт эшенә уңай бәя биргән, шулай ук 55 процент Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустинның яхшы эшләве турында белдергән.
«Бердәм Русия» партиясенең эшчәнлеген – 46, КПРФныкын - 8, ЛДПРныкын - 8, «Гадел Русия хакыйкать өчен» - 3, «Яңа кешеләр» партиясенең эшчәнлеген 4 процент яклыйлар.