Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель , 11:07

Республикада "тутыккан" яңгырлар явуы ихтимал

Табигать аптыратуын дәвам итә. 

Shot Telegram-каналы.
Фото:Shot Telegram-каналы.

Республикада “тутыккан” яңгырлар яварга мөмкин. Безнең төбәктә шундый гадәти булмаган күренешнең ихтималлыгы турында “Фобос” һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец кисәтә.

Аның сүзләре буенча,  Русиягә   табан Ливия белән Мисырда барлыкка килгән  тузан давылы юллана. “Африкадан булган шлейф җомга көнне үк Идел буе төбәкләренә барып җитәчәк, ә шимбә көнне  – Уралга, шул көннәрдә анда яңгырлар башланачак”, – дип сөйләгән белгеч “РИА Новости” агентлыгына.

Африка шлейфы аркасында Русия көньягында – Ростов өлкәсендә, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, шулай ук Калмыкиядә тузан давыллары башланды инде, дип өстәде. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: