Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель , 21:19

Орск балалары Башкортстанга килде

Орск шәһәрен язгы ташкын вакытында су басып, бик күп зыян килде, күпләр йортсыз торып калды.

Орски балалары Башкортстанга килде
Орски балалары Башкортстанга килде

26 апрельда Мәләвез районының “Дружба” сәламәтләндерү лагерена Оренбург өлкәсенең Орск шәһәреннән 7 яшьтән 15 яшькә кадәр 182 баланы алып килделәр. Орск шәһәрен язгы ташкын вакытында су басып, бик күп зыян килде, күпләр йортсыз торып калды. Балалар белән 7 озатучы кеше дә килгән, алар балалар белән лагерьда яшәячәк.

Башкортстан Ренспубликасының мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин әйтүенчә, алар балалар уңайлы ял итсен өчен барсын да эшләячәк.

Лагерьда ике йокы корпусы әзерләнгән, ашханә, бар, табиблар күзәтүе оештырылган.

Балаларны Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов һәм БР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Лира Тереголова  каршы алган.

Балалар 21 көн ял итәчәк.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: