Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 апрель , 14:55

Контракт өчен өстәмә түләүләр

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта күпме акча бирәчәкләр? Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров тагын бер карарга кул куюы турында хәбәр итте.

Контракт өчен өстәмә түләүләр
Контракт өчен өстәмә түләүләр

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта бер тапкыр 205 мең сум акча түләү турындагы карарга кул куюы турында хәбәр итте.

Бу ярдәм чарасы 2024 елның 1 маеннан 1 сентябренә кадәр Башкортстандагы хәрби комиссариатларда контракт төзегән очракта түләнәчәк. Шулай ук, Уфа шәһәрендә урнашкан республика җыю пунктында контракт төзегән чит ил гражданнарына да түләячәкләр. Шулай итеп, хәрби хезмәткә контракт белән юлланган очракта бер тапкыр 400 мең сум акча түләнәчәк: 250 мең сумы Башкортстан Республикасы Башлыгыннан, 195 мең сумы РФ Оборона министрлыгыннан. Моңардан тыш, муниципалитетлар үзләренең өстәмә ярдәм чараларын булдырган.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: