Мәскәү шәһәрендә барган “Россия” күргәзмә-форумында ВДНХның 75 павильонында Башкортстан Республикасының стенды эшли. Тамашачыларга көн саен бай программа тәкъдим ителә. Ул республиканың милли мәдәниятен, башкорт халкының гореф-гадәтләрен һәм Русиядә борынгы шәһәрләрнең берсе булган Уфаның тарихын күрсәтә.
25 апрельда “Россия” халыкара күргәзмә-форумына 11 миллиончы тамашачы килгән. Орел шәһәреннән килгән Ольга Лутова күргәзмәгә тормыш иптәше Анатолий һәм ике кызы – сигез яшьлек Валерия, 15 яшьлек София белән килгән булган.
Чыганак: pravitelstvorb.ru