Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 апрель , 14:05

Илнең кайсыбер төбәкләрен кушмакчылар

Берләштерүгә мохтаҗ төбәкләр бар, ди түрәләр. Югарыдан яхшырак күренәдер, мөгаен. 

dumanews.ru
dumanews.ru

Русиянең кайсыбер төбәкләре эреләтүгә мохтаҗ, әмма бу үзмаксат түгел, ә икътисади нәтиҗәлелек мәсьәләсе, – ди Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко. Аның сүзләренчә, төбәкләрне эреләтү темасын экспертлар даими тикшерә.

 “Мин төбәкләрне аерым әйтмәячәкмен, әмма, минемчә, зурайтуга, берләштерүгә мохтаҗ төбәкләр бар. Бу субъектлар бер-берсен икътисади һәм социаль яктан тулыландырсын өчен кирәк. Андый вакыт җитәчәк”, – диде Матвиенко. Әмма бу мәсьәлә буенча ныклы уйларга кирәк дип кисәтте ул.

“Бездә төбәкләрне берләштерүнең уңай тәҗрибәсе бар һәм ул шактый уңышлы”, – дип тә өстәде Матвиенко.

Исегезгә төшерәбез: төрле елларда илнең берничә төбәге берләштерелде: Пермь өлкәсе һәм Коми-Пермяк автоном округы, Красноярск крае Таймыр һәм Эвенки автоном округлары белән, Камчатка өлкәсе һәм Коряк автоном округы, Иркутск өлкәсе һәм Усть-Ордын Бурят автоном округы, шулай ук Чита өлкәсе һәм Агинск Бурят автоном округы кушылды.

Соңгы тапкыр Русия төбәкләре 2008 елда берләште: 2008 елның 1 мартында Чита өлкәсе һәм Агинск Бурят автоном округы Байкал аръягы краена берләште. Ике төбәктә дә референдумнар 2007 елның мартында узды, анда катнашучыларның 90 проценттан артыгы берләшү өчен тавыш бирде.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: