Дүртөйле районында чәчүгә төштеләр.
Беренче орлыкларны туфракка салганчы, район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, борынгыдан килгән йоланы саклап, буразналарга йомырка тәгәрәтте. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә дә язган.
Беренче буразна бәйрәме – электән килгән йола. Безнең ата-бабалар чәчүгә төшәр алдыннан, башта кырга чыгып азан әйткән, аннары уңыш булуын теләп, буразна буйлап йомырка тәгәрәткәннәр. Йомырка йомшак кына барса, уңыш бай булачак дип әйткәннәр. Дүртөйле җирендә дә әлеге гореф-гадәтне саклап киләләр.
“Техника шаулады. “Ленин” хуҗалыгы игенчеләре беренчеләрдән булып кырга чыктылар, быелгы чәчүгә старт бирделәр.
Җәйнең көне бер елны ашатса, аграрийлар өчен язның һәр сәгате мөһим. Кояш җылысын сипкән вакытны максималь файдаланырга кирәк.
Традицияне саклап, йомыркаларны буразналарда тәгәрәтеп, имам-хатыйбтан дога-фатиха алып, чәчүгә төштеләр.
Икмәк булсын! Икмәк булса, барысы да булыр! Хәерле сәгатьтә!” – дип язган Риф Йосыпов.