Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 апрель , 10:02

“Егетләрдән сәлам һәм рәхмәт сүзләре алып кайттык”

СВОда катнашучы якташларына гуманитар ярдәм илткәннәр. 

https://vk.com/id4289225
https://vk.com/id4289225

Аскын районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр якташларыннан гуманитар ярдәм алган.

Район хакимияте башлыгы Денис Йосыпов хәбәр итүенчә, бу юлы райондашларына алты автомобиль, агач материаллары, төзелеш материаллары, дизель генераторлары, бензопилалар, кораллар илткәннәр.

Шулай ук аскынлылар якташларына маскировка челтәрләре, азык-төлек, дарулар, шәхси посылкалар да  җибәргән. Ә райондашларга егетләрдән сәлам һәм рәхмәт сүзләре алып кайтабыз, ди Денис Йосыпов.

“Хәзер киләсе гуманитар конвойны җыя башлыйбыз. Дуслар! Сугышчыларыбызга бергә ярдәм итик! Аларга Җиңүне якынайтырга ярдәм итик!” – дип язган район башлыгы.

Ил җитәкчесе Владимир Путин: "Егетләребез батырларча сугыша, кайберләре Русия өчен гомерләрен бирә. Алар да, аларның гаилә әгъзалары да тиешле барлык ташламалар һәм ярдәм чаралары белән тәэмин ителергә тиеш", – дип әйтеп килә. 

https://vk.com/id4289225
https://vk.com/id4289225
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: