Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 апрель , 16:39

Уфа елдан-ел купшылана

Акция үткәрелә башлаган 2019 елдан алып, Уфада 27 мең агач, 35 мең куак утыртылган, 66 тематик аллея салынган.

Уфа елдан-ел купшылана
Уфа елдан-ел купшылана

Аллеяларны ясаганда, ландшафт дизайны һәм яшелләндерү белгечләрен җәлеп итеп,комплекслы төзекләндерү кулланылган, территория һәм трафикның үзенчәлекләре, зәвык һәм планлы карарлары уңайлылыгы искә алынган. Утырту материаллары исә декоратив җәлеп итүчәнлекләренә һәм сортларының яраклы булуларына карап сайланган.
Академик Королев исемендәге Гаилә аллеясе әлеге территориядә гаиләләрнең күп урнашуын искә алып ясалган. Биредә 69 агач (33 юкә, 10 Скарлет алмагачы, 11 шомырт, 9 нарат, 6 миләш) утыртылган, тротуар плитәсе салынган, кала халкына уңайлы ял өчен чүп савытлары һәм эскәмияләр урнаштырылган .
2022 елда Башкортстан опера һәм балет театрына каршында "Театр аллеясе" пәйда булган. Төзекләндерү чикләрендә бирегә юкәләр утыртылган.
Башкаланың Ленин районының Кече Лесозаводская урамында "Курай чәчәге" исемендәге аллея ясалган. Былтыр апрельдә Бөтенрусия экологик форумда "Курай-паркы"ның төзекләндерү буенча ландшафт дизайны макеты тәкъдим ителгән. Биредә 22 юкә, 34 каен, 6 миләш агач, 90 төп сирень куагы утыртылган, сукмакларга тротуар плитәләре салынган, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелган.
2022-2023 елларда Дим районы территориясендә истәлекле урыннар пәйда булган. Мәсәлән, "Көмеш" аллеясендә 59 агач, 125 куак, 72 гортензия һәм 700 күпъеллык чәчәк утыртылган. Ә инде "Әкият" аллеясендә 56 агач "үсеп"чыккан. Шулай ук "Наука" аллеясендә 48 агач һәм 1034 куак утыртылган. "Дуслык" аллеясендә исә 68 агач һәм 500 төп роза чәчәге тамыр җибәргән.

Фото:ufimnivy.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: