Киләсе ике көндә Башкортстанда, синоптиклар фаразлары буенча, эссе көннәр өстенлек итәчәк.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 22 апрель көнне, урыны белән яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +21,…+26°.
Сишәмбе көнне, 23 апрельдә, урыны белән шулай ук кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан. Төнлә термометр баганалары +10,…+15°, көндез +21,…+26° җылы күрсәтәчәк.
Ә менә чәршәмбедән бераз салкынайта төшәчәк. 24 апрель көнне күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +8,+13°, төньяк-көнчыгыш районнарда +3° кадәр, көндез +13,+18°, республиканың төньяк-көнчыгышында +8° җылы булуы фаразлана.
Чыганак: bashinform.ru