Бүген көндез +28 градускача кыздырачак, дип хәбәр итәләр төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 20 апрельдә, республиканың төньяк-көнбатышында күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгына, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +23, +28 градус.
Якшәмбе көнне, 21 апрельдә, урыны белән шулай ук күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Көчле җил төньяк-көнбатыштан, ара-тирә көньяк-көнчыгыштан да исәчәк. Һава температурасы көндез +20, +25 градус.
Дүшәмбе, 22 апрель көнне дә күк канцеляриясе белгечләре кыска вакытлы яңгырлар явуын фаразлый. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +19, +24 градус.
Әйткәндәй, кичә, 19 апрель көнне, Уфада һава температурасының абсолют рекорды теркәлгән. Ул +29,3 градус тәшкил иткән. Моңа кадәрге рекорд 2012 елда теркәлгән, анда термометр баганалары +26 градус күрсәткән.
Табигать үзгәрә шул, ни хәл итәсең. Әмма апрель ахырында бу кадәр эссе көннәр хәерлегә булсын инде, хәерлегә...
Чыганак: bashinform.ru