Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 апрель , 09:18

Милли костюм – ул кием генә түгел...

Бүген Башкортстанда Милли костюм көне билгеләнә.

resbash.ru
resbash.ru

Бүген Башкортстанда инде традициягә әйләнеп барган Милли костюм көне билгеләнә. Әлеге бәйрәм төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 елдан рәсми рәвештә үткәрелә. Ул елына ике тапкыр – апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында оештырыла.

 “Милли костюм – халыкның визит карточкасы, анда аның тарихы, үзенчәлеге, җаны чагыла. Һәм бүген аңа кызыксыну артуына шатмын. Республикада яшәүче халыклар күп гасырлар дәвамында тынычлыкта һәм татулыкта яшиләр. Безнең дуслык, мәдәниятләрнең күптөрлелеге, бер-беребезне хөрмәт итү һәм кызыксыну – бүген безгә явызлыкка каршы торырга ярдәм итүче төп байлык һәм куәтле көч. Без төрле, әмма без бердәм һәм һәрвакыт шулай булачак”, – ди Радий Хәбиров.

Әйе, Башкортстанда 164 милләт вәкиле бер гаилә булып яши. Аларның һәрберсенең үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Ә милли костюм – һәр халыкның мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Ул – кием генә түгел, ә халык турында сөйли алган зур тарих. Һәм әлеге бәйрәм төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә.

 “Милли костюм һәрвакыт модада һәм һәрвакыт актуаль. Бу – кешенең үз тамырларын, традицияләрен хөрмәт итүенең, үз халкының тарихын өйрәнүенең, мирасын кадерләвенең беренче дәлиле. Милли костюм буыннан-буынга тапшырылган. Һәр хатын-кыз үз костюмын – баш киемен, өс киемен, күлмәген бизәргә тырышкан. Милли кием кигәндә син үз тамырларыңа, зур рухи байлыкка кагылган кебек буласың”,– ди республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Дөньяда мода ничек кенә үзгәреп тормасын, Башкортстан халкының һәрвакыт үз, этник модасы булачак. Милли киемдәге кеше үзенең зур этноска каравын ачык тоя һәм үзен җаваплырак хис итә, диләр бәйрәмне оештыручылар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: