+7 °С
Болытлы
Бөек башкорт шагыйре Мостай Кәрим “Нам с русскими одна судьба дана” дип язган. Башкортстан һәрвакыт илебезнең ныклы терәк-төбәге булды.
Бүген Мәскәүдә Чит ил эшләре министрлыгы мәйданчыгында чит дәүләтләрнең дипломатик корпусы өчен Башкортстанның инвестицион һәм туристик потенциалын тәкъдир итү булды. Республиканы Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.
80гә якын чит ил кунагы күргәзмәдә безнең республиканың казанышлары, аның кабатланмас табигате һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән танышты.