Яңалыклар
18 апрель 2024, 07:19

Мәскәүдә Башкортстанның икътисади потенциалы тәкъдим ителде

17 апрельдә Мәскәүдә Русия Чит ил эшләре министрлыгы мәйданчыгында Башкортстанның чит дәүләтләрнең дипломатик корпусы өчен икътисади, инвестицион һәм туристик потенциалын тәкъдим иттеләр. Республиканы Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.

Мәскәүдә Башкортстанның икътисади потенциалы тәкъдим ителдеМәскәүдә Башкортстанның икътисади потенциалы тәкъдим ителде
Мәскәүдә Башкортстанның икътисади потенциалы тәкъдим ителде

17 апрельдә Мәскәүдә Русия Чит ил эшләре министрлыгы мәйданчыгында Башкортстанның чит дәүләтләрнең дипломатик корпусы өчен икътисади, инвестицион һәм туристик потенциалын тәкъдим иттеләр. Республиканы Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.

Чарада Русия һәм чит ил киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Сергей Лавров үзенең чыгышында Башкортстанның төрле өлкәләрдәге казанышларын, шулай ук республика җитәкчелегенең чит ил партнерлары белән элемтәләрне үстерү буенча тырышлыгын ассызыклап үтте.
- Башкортстан- үзенчәлекле мәдәнияте, тарихи истәлекле урыннары, шулай ук икътисади һәм инвестицион потенциалы булган уникаль төбәк. Европа һәм Азия тоташкан җирдә, Евразия континентының нәкъ үзәгендә урнашкан. Хәзер дөнья икътисады һәм инвестиция эшчәнлеге үсешенең "мотор"ына әверелеп килә, шулай ук дөньядагы цивилизация процессларының үзара бәйләнешен тәэмин итә. Бу күп гасырлык мәдәни бергәлекне билгели, Русия Президенты Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, бу төбәкнең тарихын һәм заманча чынбарлыкны чагылдыра, - диде Сергей Лавров. - Башкортстанда төрле дин тотучы 110 милләт вәкилләре яши. Алар арасындагы татулык нигезендә, Русия Федерациясенең барлык халыклары кебек үк, үзара ихтирам, традицияләргә, тарихка, дингә, тормыш рәвешенә һәм гореф-гадәтләргә сакчыл караш ята. 2007 елда Башкортстанның Русиягә керүенең 450 еллыгына багышланган җыелышта чыгыш ясаганда, бу республика илебезнең терәк төбәкләренең берсе булды һәм булып кала. Биредә милләтара һәм динара татулык үрнәген күрсәтә алдык. Бу үрнәкнең бүген ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында тәфсилләп сөйләп торуның кирәге юк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров перспектив проектлар, икътисади мөмкинлекләр, уникаль мәдәни-тарихи мирас һәм төбәкнең үзенчәлекле традицияләре турында әйтеп үтте. Республиканың халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрен үстерү буенча планнарын сөйләде.
- Башкортстан – Русиядәге уникаль субъект. Ул инде 450 елдан артык илнең терәк төбәге булып тора. Бездә 4 миллионнан артык кеше - мөселманнар, православие һәм башка диннәр вәкилләре яши. Һәм шушы еллар, гасырлар дәвамында без тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә өйрәндек. Бу - безнең иң зур байлыгыбыз, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас