“Башкортстан продукты” проекты дипломанты–“Умартачылык һәм питерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге” Әзербайҗанда 1170 килограмм балның беренче партиясен җибәргән. Экспортка 3 төрле башкорт балы сайланган: юкә, көнбагыш һәм чәчәк балы.
- Республика җитештерүчеләренең чит илләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүе төбәгебез продукциясенә ихтыяҗ булуы һәм аларның югары сыйфаты турында сөйли, - ди Алексей Гусев. - Элегрәк учреждение беренче тапкыр Сербия Республикасына перга җибәрүне оештырган иде.
Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сүзләренчә, Әзербайҗанга экспорт җибәрү структурасы шактый диверсификацияләнгән. Продукция китерү турында контракт быел февральдә төзелгән. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә экспорт буенча куелган бурычны тормышка ашырырга мөмкин булды.