Башкортстанның чит дәүләтләрнең дипломатик корпусы өчен икътисади, инвестицион һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү чарасында Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров дипломатик корпусны гадәти булмаган сүзләре белән аптыратты. Шәхес буларак формалашуында Башкортстан елгалары да үз ролен уйнавын сөйләде ул.
–Мин табигать белән аралаша-аралаша шәхес булып җиттем. Төзелеш отрядларында йөрдем. Җәйге ялларда дүртәр тапкыр Себергә, Ерак Көнчыгышка бара идем. Икенчедән, су туризмы белән мавыктым, тау елгаларында сплавта йөрдем. Ә бу мавыгуым нәкъ Башкортстанда башланды һәм мин бу искиткеч төбәккә чиксез рәхмәтлемен, - диде Сергей Лавров.