Яңалыклар
18 апрель 2024, 03:00

+26° градуска кадәр җылыта

Әйтерсең лә җәй! 

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 18 апрель көнне,  җитди явым-төшем көтелми. Республиканың төньягында күк күкрәп  кыска вакытлы яңгыр явып узуы ихтимал.  Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +19,+24°.

Иртәгә, 19 апрель, җомга көнне, шулай ук  явым-төшемсез көн  көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәючән. Термометр баганалары төнлә +8,+13°, көнчыгыш районнарда  +3° кадәр, көндез  +21,+26° градус күрсәтәчәк.

Шимбә, 20 апрель көнне,   шулай ук башлыча яңгырлар яумаячак, диләр синоптиклар. Төньяк-көнбатыш районнарда  гына кыска вакытлы яңгырлар явып узуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +11,+16°, көнчыгыш районнарда +6° кадәр, көндез  +21,+26°. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас