Марат Латыйпов хәбәр иткәнчә, Башкортстанда тотрыклы хәл саклана. Агыйдел, Дим һәм Зур Ык елгаларында 16 апрельгә суның аз күтәрелүе билгеләнә.
Белорет районында Агыйдел елгасының дәрәҗәсе тәүлек эчендә 9 см арткан. Чишмә районы Бочкаревка авылы янындагы Дим елгасында су тәүлек эчендә 24 см күтәрелгән.
Сим, Инзәр һәм Ай тау елгаларында су дәрәҗәсе максималь дәрәҗәгә җиткән. Ә кече дала елгаларында аларның дәрәҗәләре кими.
Йомагуҗа һәм Павловка сусаклагычлары тутыру режимында, ә Нөгеш сусаклагычы ташлау режимында эшли. Павловка сусаклагычының эш графигына ярашлы, Агыйдел һәм Уфа елгаларында максималь дәрәҗәләр 21-23 апрельгә фаразлана.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе контролендә 16 муниципалитет, анда барлыгы 102 йорт яны территориясе, 343 бакча участогы, 21 автомобиль юлы участогы һәм сигез түбән сулы күпер су астында калган. Шул ук вакытта торак һәм бакча йортлары су астында калмаган.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе начальнигы шулай ук төбәк территориясендә янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә чаралар күрергә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, төбәк Хөкүмәте карары белән 187 торак пункт, 62 бакча коммерцияле булмаган ширкәт һәм 45 балалар сәламәтләндерү лагере билгеләнгән, алар табигый һәм ландшафт янгыннары таралу куркынычы астында тора.
Республика территориясенә аномаль җылы һава торышы килү сәбәпле, Марат Латыйпов 27 апрельдән Башкортстан территориясендә махсус янгынга каршы режим кертергә тәкъдим итте.
- Эссе чорда янгын куркынычы арта, урманнарда ут таралу куркынычы барлыкка килә. Шуңа күрә янгынга каршы режим учак ягуны, чүп яндыруны, шулай ук халкыбызның иминлеген тәэмин итүче башка чараларны гамәлгә ашыруны тыюны күздә тота, – диде Марат Латыйпов.
Очрашуда шулай ук төбәкнең янгынга каршы хезмәтләренең матди базасын ныгыту мөмкинлекләре каралды.
Башкортстанда янгыннарны кисәтү һәм бетерү өчен 22 мең кеше һәм 5,5 мең берәмлек техника чаралары төркемен оештырдылар. Моннан тыш, республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты һәм төбәкнең урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 1,7 мең белгеч һәм 780 берәмлек техника тулы әзерлектә тора.
Даими дежурлыкта Ка-32 янгын-коткару вертолеты да тора, аны оператив бурычларны хәл итү өчен җәлеп итәләр. 2024 елның мартында Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашуда республика башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан территориясендә Ка-32 янгын-коткару вертолетлары эскадрильясын оештырырга тәкъдим иткән иде.
Кабул ителгән чаралар төбәктә тотрыклы янгынга каршы хәлне сакларга мөмкинлек бирә. Әйтик, соңгы биш елда республика территориясендә янгыннар саны сигез процентка, ә янгында һәлак булучылар саны 13 процентка кимегән.
Чыганак: glavarb.ru