“Уфа” халыкара аэропорты илнең иң эре ун һава капкасы исемлегенә керә һәм 2023 ел нәтиҗәләре буенча ул үз урынын саклап калды, ди оешманың генераль директоры Александр Андреев.
Былтыр “Уфа” аэропорты барлыгы 4,8 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2022 ел күрсәткеченнән 17 процентка күбрәк.
Эчке линияләр буенча пассажирлар саны беренче тапкыр 4 миллионнан артып киткән. Быел Уфадан 45 эчке маршрут буенча көненә 50дән артык рейс башкару планлаштырыла. Мәсәлән, җәен көн саен Мәскәүгә – 17, Санкт-Петербургка – 9, Сочига 6 рейс җибәреләчәк.
Халыкара линияләрдә пассажирлар саны былтыр 700 мең кеше булган. Минск һәм Сәмәркандка рейслар ачылды. Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Әрмәнстан шәһәрләренә очышлар саны артты. Моннан тыш, Уфадан Төркия, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм Таиландның курортларына рейслар башкарыла.
Ә 2030 елга пассажирлар санын 7 миллион кешегә җиткерергә ният итәбез, ди Александр Андреев. Шуңа аэропортның аэродром һәм терминал инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бүленә. Мәсәлән, 2023 елның декабрендә Уфаның 450 еллыгына вокзал яны мәйданында япма файдалануга тапшырылды. Аэропорт территориясендә ресторан, фитнес-клуб, конференцияләр һәм форумнар өчен биналар белән 150 номерлы заманча кунакханә төзелә башлады.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аэропорт җитәкчелегенә һәм коллективына актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
– “Уфа” аэропорты Русиядә иң яхшыларның берсе. Шул ук вакытта ирешелгәннәрдә тукталмаска кирәк. Күчмә киңәшмәләрнең берсендә һава капкаларын алга таба үстерү планы турында фикер алышачакбыз, – диде ул.